1 июнь-Халыкара балаларны яклау көнендә илебезнең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы булды. Алты үсмер район башлыгы Александр Шадриков кулыннан үзләренең беренче мөһим документларын-паспортларын алдылар.
Район башлыгы паспорт – Россия гражданының төп документы булуын һәм моннан ары мөстәкыйль карарлар кабул итү белән беррәттән, кылган гамәлләр өчен дә җавап бирергә туры киләчәген ассызыклап үтте.