Машинаң экологияне бозса, штраф түләрсең

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
 Машинаң экологияне бозса, штраф түләрсең 
Автотранспорт чаралары двигательләреннән чыккан зарарлы газларның тиешле нормативта булуларын тикшерү максатыннан, агымдагы елның 15 маеннан башланган оператив- профилактик чара 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә. 

Экологияне саклау органнары һәм автоинспекция хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар нәтиҗәсендә ачыкланган техник кимчелекләр өчен машина хуҗаларына административ рәвештә җавап бирергә дә туры киләчәк. Аның өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 8. 23 маддәсе буенча кисәтү ясау яисә 1000 сумга кадәр штрафка тарту каралган.


Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International