Чүпрәленең 65 кешесе чит илгә чыга алмый

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
 Чүпрәленең 65 кешесе чит илгә чыга алмый
Ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр Татарстан суд приставлары Россиядән читкә чыгарга рөхсәт бирмәүне күздә тотып, 7209 карар чыгарды. 

Әлеге мәҗбүри башкарма чарага эләгүче бурычлыларның гомуми бурычы алты миллиард сумга якын икән. Нигездә алар алимент түләмәүчеләр. –Ни кызганыч, әлеге исемлектә 65 Чүпрәле кешесе дә бар,- ди суд приставлары бүлекчәсе начальнигы Ирек Хәлимов. Соңгы вакытларда гына 228 миллион сум күләмендә үз бурычларын тулысынча түләгән 244 граждан мондый чикләүләрдән азат ителгән.


Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International