Чүпрәле ветеринария берләшмәсендә яңа җитәкче

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
 Чүпрәле  ветеринария берләшмәсендә яңа җитәкче 
Дәүләт ветеринария берләшмәсенең Чүпрәле бүлегенә яңа җитәкче – Айрат Әхәт улы Иматдинов билгеләнде. 

Ул Иске Кәкерле авылында туып-үскән. Казанда ветеринария академиясендә югары белем алган. 19 ел ветеринария берләшмәсенең Иске Кәкерле бүлегендә әшләгән.

Моңарчы ветеринария берләшмәсенең Чүпрәле бүлеген җитәкләгән  Марс Вәлиев 1 июньнән Татарстан Республикасы ветеринария лабораториясе директоры булып эшли башлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International