Чүпрәле район үзәк хастаханәсендәге ветераннар палатасына бүләкләр

2014 елның 3 июне, сишәмбе
 Чүпрәле район үзәк хастаханәсендәге ветераннар палатасына бүләкләр
Районда “Безнең кадерле ветеран” социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру дәвам итә. Шушы көннәрдә генә  район башлыгы Александр Шадриков һәм  «Кощаково» авыл хуҗалыгы предприятиесе ҖЧҖ директорлар Советы рәисе  Ринат Гайзатуллин район үзәк хастаханәсендәге  ветераннар өчен аерым уңайлыклары булган палаталарда булдылар.

Визит барышында  җитәкчеләр  терапия һәм хирургия бүлекләрендә  булып,  биредә дәваланучы ветераннар, тыл хезмәтчәннәре  белән аралашып, хәлләрен белештеләр.  “Бердәм Россия” партия  әгъзасы Ринат Гайзатуллин проект кысаларында  ветераннар палаталарына кирәкле булган җиһазлар: телевизор, һава суыткыч, юыну бүләмәләре өчен  кирәк-яраклар бүләк итте, уңайлыкларын карап йөрде.

Сәетгәрәй  Хәнҗәров, Мунчәли авылннан:

-Сугыш елларының авырлыгын искә ала торган түгел. Барысын да күрдек, ачлыгына да түздек.  Инде тормышлар да хәзер иркен, матур яшибез, тик саулык ягы гына какшады. Биредә дәвалану узганда өйдәге сыман шартлар тудырган, тырышып йөргән җитәкчеләргә рәхмәт. Барысы да бик әйбәт, юыну, ашау  өчен дә, дөнья яңалыклары белән танышу өчен бөтенесе булдырылган.

Әлеге чара республикада апрель аенда старт алган “Кадерле ветераннарыбыз” социаль-гуманитар проекты кысаларында үтә. Проектның максаты – ветераннарның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә дәвалану шартларын яхшырту, аларга социаль-психологик ярдәм күрсәтү. Ул өч этапны үз эченә ала.  Проект ветераннар өчен палаталарда уңайлыклар булдыру белән бергә,  сәламәтлек саклау учреждениеләре территорияләрен төзекләндерү, ветераннарның ял итүе һәм урамда йөрүе өчен шартлар тудыруны да  күздә тоталар.  


Гөлия Фәизова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International