Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәледә балалар Сабантуе гөрләде
2014 елның 2 июне, дүшәмбе
Чүпрәледә балалар Сабантуе гөрләде
Сабыйлар өчен махсус 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Сабан туе үткәрү Чүпрәледә матур гадәткә әверелде. Быел ул тагын да күләмлерәк, эчтәлеклерәк һәм бик тә оешкан төстә узды.
Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм – Балаларны яклау көне буларак истә кала. Аны 1950 елдан башлап Җир шарының һәр почмагында зурлап үткәрәләр. Бу көнне дөньяның 30дан артык илендә яшәүче нәниләр өчен күптөрле чаралар, тамашалар оештырыла. Әлеге бәйрәмнең максаты – беренче чиратта өлкәннәргә күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда да булырга тиешлеген искә төшерү.
Кояшның үтәли кыздыруы да бу көнне беркемне дә куркытмады. Әти-әниләрен, әби-бабайларын кулларыннан җитәкләгән бала-чага тизрәк Сабантуе мәйданына ашыкты.
Ә бәйрәм күркәм традиция буенча гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, тарихыбызны барлаган театральләштерегән тамаша белән башланып китте. Районыбызда ике милләтнең дус яшәвен чагылдырган күренеш җыр-бию аша тасвирланды. Яшьләребезнең төрле спорт уеннарында, мәдәни чараларда җиңүләре күренешләр, биюләр, җырлар аша чагылыш тапты. Уку алдынгыларына исә аләмнәрне күтәрү вазифасы тапшырылды.
Бәйрәм тантанасында район башлыгы Александр Шадриков балаларга изге теләкләрен юллады:
- Хөрмәтле балалар! Сезне бәйрәм белән котлыйм. Әлеге матур июнь бәйрәме безнең үсеп килүче буын алдындагы җитди җаваплылыгыбызны тагын бер кат искәртә. Сез сау-сәламәт булсын, сыйфатлы белем алсын, спорт, иҗат белән шөгыльләнсен, рухи үсеш кичерсен өчен шартлар тудыру–төп бурычыбыз. Без төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда урын алган укучыларыбыз белән горурланабыз. Үз уңышлары белән алар Чүпрәле төбәгенең сәләтле балаларга бай булуын исбатлыйлар. 1нче июнь–каникуллар башланган да көн. Сез лагерьларда сәламәтлекләрен ныгытырсыз, җәйләрен күңелле һәм кызыклы уздырырсыз дип ышанам. Бәхет, сәламәтлек, яңа тәэсирләр сезгә!
Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз, көрәшсез буламыни ул?! Шуны гына көткәндәй, уеннар башлануын алып баручылар игълан итүгә үк, бала-чага мәйдан уртасына ашкынды. Кемдер тизрәк, авызында кашык белән йомырка куеп йөгерергә, кайсыдыр аркан тартышырга һәм чүлмәк ватырга алынды. Ә көчлеләр бил алышырга тотынды. Кыскасы, барысы да уен уйнап, аннан алган бүләккә шатланды. Җыр-моң яратучылар исә “Яшь йолдызлар” фестиваленең гала-концертын тамашачыларга бүләк итте.
Ел саен Сабантуй бәйрәмендә район белем учреждениеләренең туристик –эзләнү отрядларының слеты уза, быел да әлеге чара зурлап үткәрелде. Һәр мәктәптән килгән килгән кызлар-егетләр зирәклекләрен һәм тапкырлыкларын, җитезлекләрен эшкә “җиктеләр”. Берничә төр биремнән торган әлеге бәйгенең җиңүчеләре билгеләнде. Ә мәйданның бер өлешендә мәктәпләр үзләренең тормышларын чагылдырып, палаткалар корганнар, кул эшләнмәләрен дә алып килгәннәр.
Билгеле булганча, 1 июнь-календарьда җәмәгать урыннарында тәмәке тартуга каршы көн буларак та билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан “Мөстәкыйль балалар” проектында катнашучы 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе һәм Алешкин-Саплык урта мәктәбе укучылары мәйданга килүчеләргә куакка зәңгәр тасма бәйләргә тәкъдим итеп торды, шул рәвешле бәйрәмгә килүчеләр тискәре күренешкә үз фикерләрен белдерде.
-Бәйрәм ел саен күркәмлерәк, эчтәлеклерәк итеп оештырыла. Балаларга менә дигән бер бәйрәм. Моннан тыш, милли йолаларыбызның сакланып калуы өчен дә зу бер чара әле ул. Җитәкчеләргә олы рәхмәт, -ди бәйрәмгә оныклары белән килгән Алсу ханым.
Уен-көлке, җыр-биюдән тыш, балалар өчен бәйрәмдә төрле күңел ачулар да оештырылды. Балалар рәхәтләнеп батутларда сикерделәр, таганнарда әйләнделәр, тәмле мамыклардан авыз иттеләр. Җәйнең беренче көне менә шулай балалар күңеленә гүзәллеге, яктылыгы белән кереп калды.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
«Без бергә булдыра алабыз» спорт бәйрәме Чүпрәле районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны берләштерде
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм Халыкара инвалидлар декадасына багышланган иде
2025 елның 12 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 11 декабрендә 18 сәгатьтән 12 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында ГТО кышкы фестивале кысаларында ГТО отличие билгеләре ияләре бүләкләнде
ГТО нормативларын тапшыру мәктәпне тәмамлаучыларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә өстенлек бирә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз