Печәнгә чыгучы техникалар Чүпрәледә уңай бәя алды

2014 елның 30 мае, җомга
 Печәнгә чыгучы техникалар Чүпрәледә уңай бәя алды
“Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының  Зур Аксу һәм Матак  филиалларында 27 майда үткән терлек азыгы хәзерләү техникасының торышын карау  агрофирма хезмәтчәннәренең терлек азыгы әзерләүгә ныклап керешкәннәрен күрсәтте.

Семинар Аксу филиалында башланып, Матак филиалында дәвам итте. Семинар эшендә район башлыгы Александр Шадриков, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов һәм белгечләр, “Ак Барс” холдинг компаниясенең агропромышленность комплексы департаменты белгечләре Фәнис Хәсәнов, Иван Коновалов, Надир Гиниятов, агрофирма филиаллары җитәкчеләре катнашты. “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Аксу филиалындагы терлек азыгы әзерләүдә катнашачак –25, Матак филиалында 35 техника күзәтү үтте. Техниканың һәрберсе тулысынча төзекләндерелеп беткән, механизаторлар билгеләнгән, бүгеннән кырга чыгарга әзер.

–Терлек азыгының сыйфаты аны хәзерләү вакытына бәйле.  Ә сөтнең сыйфаты исә турыдан-туры азыкның сыйфатына карый. Сөт бүгенге көндә хуҗалыкларның төп табыш чыганагы булып тора. Шуңа да вакытны кулдан ычкындырмау мөһим һәм азыкларның тиешле сыйфатта әзерләнү игътибар үзәгендә булырга тиеш,-диде  Александр Шадриков һәм кыр эшләре вакытында, аеруча, техника куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлүе кирәклеген ассызыклады.

Семинарда “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының эшчәнлеге уңай бәяләнеп, техниканы кабул итү вакытында ачыкланган җитешсезлекләрне кичекмәстән бетерү бурычы куелды.


Римма МӘҮЛЕТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International