Чүпрәледә печән чабарга керештеләр

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
Соңгы еллардагы корылыклы һава торышы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, белгечләрен пошаманга сала. Агымдагы елда да һава торышы әллә ни сөендерми. Көннәр эссе тора, явым-төшем юк. Мондый һава торышы исә печәннең дә вакытыннан алда өлгерүенә китерә.

Районда терлек азыгы әзерләү башланды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 27 майга алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 161 гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәр чабылган.

 “Цильна” җәмгыяте уңганнары район хуҗалыклары арасында беренчеләрдән булып печән чаптырырга керештеләр.

-Җәмгыятьтә күпьеллык үләннәр 1550 гектар мәйданны били. Бүгенге көндә 100 гектар мәйданны биләгән кәҗә үләне печәненең 66 гектары чаптырылды. Печән өлгергән, масса көчле. Калган 33 гектар мәйдандагы печәнне исә җәйге лагерьларда асралучы малларга яшел азык буларак чаптырып ашатырга планлаштырган идек,-ди “Цильна” җәмгыяте директоры урынбасары Фәргать Хәйруллов.

Без җәмгыятькә килгәндә Рәмис Айнуллов җитәкчелегендәге “МТЗ-82”, Фәргать Аббазов һәм Геннадий Шинков җитәкчелегендәге “МТЗ-80” тракторлары белән печәнне теземнәргә салу буенча соңгы гектарларда эш башкаралар иде.

-Егетләр уңганнар, эшләренә тел-теш тидерерлек түгел, булсынга эшлиләр,-ди механизаторлар турында Фәргать Хәйруллов.


Римма МӘҮЛЕТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International