Татарстанда 16 кеше батып үлгән

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
Татарстанда коену сезоны 1 июнь көнне генә ачылачак. Шулай булуга да карамастан, халык инде рәхәтләнеп су коена, кояшта кызына.

Кызганычка, бу чорда суга бату очраклары да бермәбер арта. Мәсәлән, әле коену сезоны ачылырга да өлгермәде, республикада инде 16 кеше суда батып үлгән. Шуларның икесе – балалар. Узган ел белән чагыштырганда, бу ике очракка кимрәк.
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International