9 сыйныф укучыларының татар теле буенча язган тест нәтиҗәләре билгеле булды

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
29 апрель көнне барлык тугызынчы сыйныф укучылары татар теле буенча мәҗбүри тест язды. Барлыгы 36 мең укучының татар теле буенча белеме тикшерелде. Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр иткәнчә, республика буенча уртача балл 3,86 тәшкил иткән.

Татар телен “бишле”гә - 24,5 процент, “дүртле”гә  - 41,2 процент, “өчле”гә – 3,3 процент, “икеле”гә – 4 процент укучы белә икән. Данил Мостафин бу нәтиҗәләрне шактый яхшы дип саный.
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International