Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмас Имамов сүзләренә караганда, 1 июньнән гамәлгә керәчәк канунны өч өлешкә бүләргә мөмкин – сигарет тартуны, сатуны һәм таратуны тыю. Беренчесенә килгәндә, ай башыннан ерак араларга йөрүче поездларда һәм көймәләрдә тәмәке тарту тулысынча тыелачак. Әле алай гына да түгел, кафе, бар, ресторан, төнге клублар да сигарет исеннән тулысынча арынырга тиеш була. Тулай тораклар һәм кунакханәләрдә дә тәмәке тартырга ярамаячак. Бу биналарда сигарет көйрәтү өчен махсус урыннар булдырылырга да тиеш түгел, хәтта. Югыйсә, закон бозган өчен бина хуҗалары административ җаваплылыкка тартылачак.
Чикләүләр яшьләр арасында хәзер аеруча популяр булган кальянга да кертелә. Кальян тарту урыннарын тотучылар үз бизнесларын туктатырга тиеш була яисә инде электрон кальяннар куллануга күчә.
Алмас Имамов белдергәнчә, закон гамәлгә керер алдыннан ресторан һәм кафелар ачык террасалар ясауга керешкән икән. Шул рәвешле алар тәмәке турындагы законны “урап узмакчы” була. Тик бу ысул нәтиҗәле булмаячак, дип ышандыра җитәкче.
- Ачык террасада тартырга ярый, тик ул башка биналарга терәлеп тормаска тиеш. Әгәр дә кафеда тәмәке көйрәтүләре ачыклана икән, аның хуҗасына 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк, ә кунак исә 500 сум түли, - дип аңлатты Алмас Имамов.