Балаларда техник иҗатны үстерүгә юнәлдерелгән I республика фестивалендә Чүпрәле районы укучысы җиңү яулады

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
23-25 майда Казан шәһәрендә  балаларда техник иҗатны үстерүгә юнәлдерелгән I Республика фестивале узды.  Фестивальгә  бөтен республикадан җыелган 1200дән артык  мәгариф хезмәткәрләре һәм укучылар  катнашты. 

Фестиваль кысаларындагы “20 иң яхшы идея” дип исемләнгән бәйгедә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән Нияз Җәлалов (җитәкчесе Ш.Х. Таҗетдинов) үзенең иҗади проекты белән катнашып җиңү яулады, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы, махсус кубок белән бүләкләнде. Инновацион технология иҗади яшьләр үзәгеннән Альберт Фомин (җитәкчесе Ф.А.Яфизов) 3D принтерда эшләнгән кул протезы моделе белән чыгыш ясап, бәйгенең катнашучысы таныклыгына ия булды.

Шулай ук безнең районнан балалар иҗат йортыннан И. Волков, А. Кутюмов остазлары Ф.М. Муратов, М.К. Бикмөхәммәтов белән берлектә картинг һәм авиамодельләштерү буенча эшләрен тәкъдим иттеләр. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары И. Азизов, С. Юсупов физика һәм технология укытучысы Ш.Х. Таҗетдинов белән берлектә технология кабинетында эшләнгән проектларын һәм робот техникасын күрсәттеләр. Марс урта мәктәбеннән Р. Вәлиуллов (җитәкчесе И.Ш. Раимов) агачтан эшләнгән әйберләр белән таныштырды.

Район мәгариф бүлеге хезмәткәре Р.Ф.Низамова җитәкчелегендә барган әлеге команда иҗади идеяләр белән рухланып, киләчәктә үтәсе яңа бәйгеләргә омтылып кайттылар.


Шамил Таҗетдинов, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укытучысы, РФ гомуми урта белем бирүнең мактаулы хезмәткәре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International