Чүпрәледә балалар өчен Сабантуй бәйрәме узачак

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
 Чүпрәледә балалар өчен Сабантуй бәйрәме узачак
1 июнь–Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районда балалар өчен Сабантуй бәйрәме узачак.

Бәйрәмдә төрле уеннар, балаларның кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылачак, мәктәпләр арасында туристик слёт  чарасы үтәчәк. “Яшь йолдызлар»  фестиваленең Гала-концерты тәкъдим ителәчәк.  Шулай ук, “Мөстәкыйль балалар” проекты кысаларында “Россия тәмәкедән башка” наркотикларга каршы акция  узачак. Бәйрәм  төрле күңел ачу чараларына да бай булачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International