"Соңгы кыңгырау" бәйрәмен мәңге онытасым юк...

2014 елның 24 мае, шимбә
Бүген Татарстан мәктәпләре зурлап "Соңгы кыңгырау" бәйрәмен үткәрә. Бу - мәктәп укучылары тормышындагы иң истәлекле вакыйгаларның берсе. Моның шулай булуын күп еллар элек мәктәпне тәмамлап, үзләренә туры килә торган һөнәр сайлаган, исемнәре республика халкына яхшы таныш шәхесләр дә ассызыклый.
 
Илшат Гафуров, Казан федераль университеты ректоры:
"Соңгы кыңгырау" бәйрәмен һәркем хәтерли торгандыр. Мәсәлән, минем күңелдә бу бәйрәм барлык нечкәлекләренә кадәр истә. Аны түземсезләнеп көтәсең һәм, кагыйдә буларак, ул ата-аналар өчен дә, баланың үзе өчен дә шактый көтелмәгәнчә үтә. Бер яктан, син мәктәпне тәмамлап, зур тормышка аяк басканыңа сөенәсең, тик шул ук вакытта күңелдә ниндидер ят хис мәңгелеккә утырып кала.
Абитуриентларга шуны телисе килә: һөнәр сайлар алдыннан алар яхшылап уйласыннар иде. Үзләре сайлаган профессия вәкилләренең киләчәктә ил өчен кирәк булуына төшенсеннәр. Тормышта ике төп хата булуы мөмкин - ялгыш сайланган тормыш иптәше һәм ялгыш сайланган һөнәр. Аларның берсе дә кешегә авырлык китерергә тиеш түгел. Ул эшкә күтәренке күңел белән барырга һәм өенә дә сөенеп кайтырга тиеш.

Данил Мостафин, Татарстан мәгариф министрының беренче урынбасары:
Беренче чиратта, быел мәктәпне тәмамлаучы укучыларга имтиханнарын уңышлы тапшыруларын телисе килә. Тырышсыннар, тик шул ук вакытта тыныч булу да таләп ителә. Борчылмасыннар, нерв киеренкелегеннән саклансыннар. Уңышлары белән үзләреннән дә ныграк кайгыручы ата-аналарын сөендерсеннәр.
Үземнең "Соңгы кыңгырау" бәйрәменә килгәндә исә, мин мәктәпне 1978 елда тәмамладым. Бәйрәмебезгә беренче укытучыбыз килде, шуңа бик каты сөенгәнем хәтердә - ул безне чыгарып, башка җиргә күченеп киткән иде. Әлфинур апа бүген дә Кукмара районында эшли, аның белән тыгыз элемтәдә торабыз. Шуны әйтәсем килә, бу минем 8нче сыйныф чыгарылышы иде, ни өчендер нәкъ менә шул бәйрәм аеруча истә калган. Башка чыгарылыш кичәләрен исә начаррак хәтерлим.

Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, танылган шагыйрь:
Мин үземнең "Соңгы кыңгырау" бәйрәмен хәтерләп кенә калмыйм, ә шушы чарага багышлап махсус язылган шигырем дә бар әле. Мин 1965 елда Түбән Кама шәһәренең беренче номерлы мәктәбен тәмамладым. Шулкадәр хисләнеп "Соңгы кыңгырау" шигырен язганым һаман да истә. Аннары бу шигырьне бөтен укучы һәм укытучылар алдында укыдым. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга киттем. Тик бу бәйрәм көнен бүгенгедәй хәтерлим. 25 майны мәктәп белән аралар өзелгән көн дип санамыйм. Аллага шөкер, "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә ел саен катнашам. Бер елны да республика мәктәпләренә бармый калганым юк. Туган мәктәбемдә дә еш булам. "Соңгы кыңгырау" чыңы колакларда мәңге яңгырап торырга тиеш, дип саныйм.

Харис Мусин, Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары:
"Соңгы кыңгырау" бәйрәмен уздырганга бик күп еллар үтте инде. Ул чорда без бәйрәмнең нәрсә икәнен белмәдек, шуңа күрә кечкенә генә чара да зур вакыйга итеп кабул ителә иде. Безгә "Соңгы кыңгырау" бәйрәмен укытучыларыбыз шундый матур итеп оештырды. Кызлар елады (аларның ни өчен күз яше түккәнен һаман аңлый алмыйм әле), ә без - егетләр исә - алда матур, могҗизалы тормыш көтә дип шатланыштык. Аннары сыйныфташлар белән җыелышып таң каршыладык һәм таң атканда мин Лубян урман хуҗалыгы техникумына укырга киттем. Шул кичтә теләгән теләкләрем кабул булгандыр, күрәсең. Мин урманчы, урманчы гына түгел - галим-урманчы булуга ирештем... Тагын шунысы сөендерә, күп еллар узгач миңа "Соңгы кыңгырау"ны оештырган укытучыларымны эзләп табу бәхете елмайды. Рәисә апа Түбән Кама шәһәрендә, ә сыйныф җитәкчебез - Разия апа Әгерҗе районы авылында яши икән. Шуны төгәл әйтә алам - Әгерҗегә барып Разия апа янына керми калам икән, юлым да, көнем дә уңмый.

Ислам Әхмәтҗанов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
Без 8нче сыйныфны 1963 елда унҗиде кеше тәмамладык. Минем өчен ул олы бәйрәм буларак кабул ителгән вакыйга иде. Ул чорда чәчәкләр дә юк. Сирин куакларыннан нәзек ботаклар сындырып алып, укытучыларыбызга алып барганым хәтердә. Шушында безгә бүләк рәвешендә бик матур татар әкиятләре китабы бүләк иттеләр. Шул китап миндә 20-30 ел сакланганнан соң юкка чыкты. Берәрсе эләктереп китте, ахрысы...

Рәмзия ЗАКИРОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International