Кече һәм урта эшмәкәрлек: әллә шүрлиләр, әллә белмиләр
2014 елның 23 мае, җомга
Республикада урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерүнең яңа ысулларын табу таләп ителә, чөнки хәзерге вакытта бу өлкә Татарстан икътисадындагы иң авыр тармакларның берсе булып санала.
Республика кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча Россиядә икенче урынны тота. Ә бер эшмәкәргә ярдәм күләме исә исемлектә беренче урынны алып торган Мәскәү шәһәре белән чагыштырганда 3 тапкырга (!) артыграк чыга. Мәсәлән, узган ел Мәскәү кече һәм урта эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен 4,6 миллиард сум акча бүлеп биргән булса, Татарстанда бу күрсәткеч 2,1 миллиардны тәшкил итә. Аның каравы, Мәскәүнең бер эшмәкәренә бу акчаларның 19 мең сумы гына туры килсә, Татарстан бизнесмены исә 45 мең сумга дәгъва итә ала. Финанс ярдәме башка төбәкләр белән чагыштырганда шактый күбрәк булуга да карамастан, Татарстанга кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүнең яңа юлларын эзләү кирәк.
Эшмәкәрлекне “юл картасы” үстерәчәк
Республикада 2011-2015 елларга исәпләнгән икътисади үсеш программасы эшли. Аның буенча кече һәм урта эшмәкәрлекнең Татарстан тулаем төбәк продуктындагы күләме 34 процентка кадәр артырга тиеш. Кызганычка, хәзерге вакытта әлеге күрсәткеч 25 процентны гына тәшкил итә. Бу өлкәдәге күрсәткечләр программада каралган саннарга тәңгәл булсын өчен, кече һәм урта эшмәкәрлекнең тулаем төбәк продуктындагы күләмен ел ярым вакыт эчендә төгәл 9 процентка (!) арттыру таләп ителә.
Бу шактый авыр бурыч. Шулай да, Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, программага үзгәрешләр кертү булмаячак. Аның каравы, куелган максатка ирешү өчен җаваплы идарәчелекләр тарафыннан махсус “юл картасы” төзелгән. Әлеге карта эшмәкәрләр ярдәмендә эшләнгән һәм агымдагы елның март аенда кабул ителгән.
- Бу документның башка охшаш проектлардан төп аермасы – бизнеска инфраструктур ярдәмнән туры финанслауга күчү. Ярдәм чаралары белән идарә итү хокукы исә республика җитәкчелегеннән муниципаль район дәрәҗәсенә “төшерелә”. Бу исә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программаларын тормышка ашыру өчен муниципаль берәмлекләргә субсидияләр бүлеп бирү механизмын эшләүне таләп итә, - дип аңлаткан иде министр күптән түгел генә Татарстанның Дәүләт Советында узган матбугат конференцияләренең берсендә.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, бу район башлыкларына өстәмә җаваплылык өстәячәк. Аларга кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү белән бәйле күрсәткечләр турында республика премьер-министры Илдар Халиковка - ай саен, ә Президент Рөстәм Миңнехановка исә квартал саен хисап бирергә туры киләчәк.