Татарстанда физика буенча БДИда 6,3 меңнән артык кеше катнашачак

2014 елның 23 мае, җомга
Татарстанда физика буенча БДИда 6 мең 320 кеше катнашачак, тарих буенча - 2 мең 897, биология буенча - 3 мең 480 кеше.

Әдәбият буенча имтиханны 1 мең 118 укучы тапшыра, химия буенча – 2 мең 563, информатика һәм ИКТ - 1 мең 558, география - 356, инглиз теле - 1 мең 706, немец теле - 42, француз теле – 18, испан теле – 1, җәмгыять белеме - 10 мең 103.

Бөтен Россиядә кебек, Татарстанда БДИның төп дулкыны 26 нчы майдан алып 19 нчы июньгә кадәр узачак. Бу вакыт эчендә имтиханны 2014 нче елда мәктәп тәмамлаучылар, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү йортларында укучылар, үткән елларда мәктәп тәмамлаучылар, шулай ук чит дәүләтләрнең мәгариф учрежедниеләрендә урта (тулы) гомуми белем алган гражданнар тапшыра.

Рус теле буенча мәҗбүри БДИ 29 нчы майга билгеләнгән, математика буенча - 5 июньгә.

Барлык имтиханнар җирле вакыт белән сәгать 10.00да башлнырга тиеш. 9 нчы һәм 11 нче сыйныфта математика һәм рус теле буенча чыгаралыш имтиханының дәвам итү вакыты 3 сәгать 55 минут тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International