Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, быелгы уку елын 3000 бала тәмамлаячак. Шуның 216сы–11 сыйныфлар, 319ы–тугызынчылар. Җәйге чор дәвамында барлыгы 1275 бала һәм яшүсмер, ягъни укучыларның 52 проценты ялларын файдалы итеп үткәрер, дип фаразлана.
2014 елның җәйге чорында балалар гадәттәгечә, “Акчарлак” («Чайка») лагеренда ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта алачак. Биредә җәйге ял ике сменада оештырыла һәм анда барлыгы 120 бала ял итәчәк.