Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Ел башыннан алып Чүпрәледә 14 янгын теркәлгән
2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе
Ел башыннан алып Чүпрәледә 14 янгын теркәлгән
Татарстан терреториясендә урнашкан аномаль эсселек китәргә ашыкмый. Ә халык тирә-юнен чистарту эшен дәвам итә. Тик ни кызганыч, барлык чүп тә махсус урыннарга чыгарылмый.
Кайбер райондашларыбыз янгын куркынычсызлыгының иң гади таләпләрен үтәмичә, аларны теләсә кайсы урында яндыру ягын карый.Ә бит янгын куркынычсызлыгы Кагыйдәләренең 26 пунктында: “Янгынга каршы билгеләнгән проект нормалары чигендә учак кабызу, чүп- чар һәм тартмалар яндыру рөхсәт ителми. Ут кабызу, шулай ук махсуслаштырылган чүп-чар ташлау урыннарында да катгый тыела” диелгән. Бу турыда Чүпрәле районы буенча күзәтчелек итү бүлекчәсе начальнигы, эчке хезмәт майоры Марс Хәмидуллин да кисәтә. Ул: “Гражданнарның исенә төшереп шуны әйтәсем килә, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен Россия Федерациясе законы нигезендә административ җаваплылыкка тарту каралган. Янгынга каршы аеруча режим кертелгән чорда да кипкән үлән һәм чүп-чар яндыру очраклары булды һәм янгын сүндерүчеләр 12 мәртәбә урыннарга чыкты. Кече Чынлы, Зур Аксу һәм Алешкин-Саплык торак пунктларында яшәүче җиде кеше төрле суммаларда штрафка тартылды. Элек елларның ачы сабагын онытырга ярамый. Хәтерләсәгез, Иске Задур авылында кипкән үләнгә ут кабызып, берничә йорт кара көлгә әйләнгән иде. Шулай ук электр линияләре астында һәм газ үткәргеч торбалар янында учак кабызу катгый тыела. Шырпыны балалар күз алдыннан ерак куегыз, аларга утның ни дәрәҗәдә куркыныч китерүен аңлатыгыз. Янгын чыгу очракларының күп өлеше тәмәке тартучы исерекләргә дә туры килә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре кырда калган салам эскертләрен яндыруга юл куймагыз“,- ди. Һәм моның өчен дә законда катгый җаваплылык каралганлыгы турында искәртә.
Ел башыннан алып районда 14 янгын очрагы теркәлгән. Бу үткән елгыга караганда бишкә артык.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
«Без бергә булдыра алабыз» спорт бәйрәме Чүпрәле районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны берләштерде
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм Халыкара инвалидлар декадасына багышланган иде
2025 елның 12 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 11 декабрендә 18 сәгатьтән 12 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында ГТО кышкы фестивале кысаларында ГТО отличие билгеләре ияләре бүләкләнде
ГТО нормативларын тапшыру мәктәпне тәмамлаучыларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә өстенлек бирә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз