Социаль роликлар сайты чүпрәлеләргә дә кызыклы булыр

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте лучший-мир.рф дигән сайт ачты.

Мәрхәмәтле булырга, изгелек кылырга чакырган социаль роликлар “Дөньяны бергәләп яхшыртабыз!" шигаре белән әлеге сайтка туплана.

Сайтта барлыгы 40 видеоролик урнаштырылачак, ә'аларны телеканналлар һәм интернет массакүләм мәгълүмат чыганакларында тарату Рамазан аенда тормышка ашырылачак. 

Роликлар социаль ислам концепциясе темасын - кеше хәленә керү, мәрхәмәтлелек, кешелеклелек кыйммәтләрен дәгъватлауны колачлый.

dumrt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International