Татарстан мөфтие Россия Иҗтимагый палатасы сайлауларында катнаша

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе
1 майдан Иҗтимагый палатының интернет сайлаулары башланды. Шулай итеп, Россия гражданнары беренче мәртәбә үзләре интернет ярдәмендә Россия Иҗтимагый палатасы әгъзаларын сайлый. Интернетта мөселманнар мөфтигә дә үз тавышларын бирә ала.

Һәр кеше 14 төрле юнәлештәге бер кандидатны сайларга мөмкин. "Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне саклау, тынычлык һәм үзара килешүгә булышлык күрсәтү" юнәлешендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнаша. 

Мөфтигә тавыш бирү өчен түбәндәге сылтамага керергә кирәк: https://oprf.roi.ru/441/

Чыганак: http://dumrt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International