Сабыйлар үлә - кем гаепле?

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе
Татарстанда сабыйларның үлем очраклары елдан-ел арта бара. Өстәвенә, республикада көчләүләргә дучар ителгән балалар саны күбәю дә бу өлкәгә җитди анализ ясауны таләп итә.

Бу турыда Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина хәбәр итте. Ул 21 май көнне 2013 елның эш нәтиҗәләре буенча Дәүләт Советы депутатлары каршында хисап тотты.

Узган ел Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле исеменә 1300гә якын мөрәҗәгать килгән. Бу 2012 ел белән чагыштырганда  - 30, ә 2011 ел белән чагыштырганда исә гомумән дә 95 процентка (!) артыграк. Мөрәҗәгатьләрнең яртысы язмача булса, калганнары исә телдән әйтелгән гаризалар, ди.

Балык Бистәсе һәм Чирмешәндә ешрак үләләр

Саннарга килгәндә, 2013 елда Татарстанда балалар саны, 2012 ел белән чагыштырганда, 12 мең сабыйга арткан һәм якынча 743 мең балага җиткән. Бу – республикада яшәүче халыкның 19 проценты дигән сүз. Гүзәл Удачина сүзләренә караганда, республикада балалар саны арту динамикасы 2006 елдан бирле күзәтелә. Мәсәлән, соңгы биш елда әлеге күрсәткеч төгәл 20 процентка арткан.

Кызганычка, республикада балалар саны үсү белән бергә үлүче сабыйлар саны да елдан-ел арта бара. Мәсәлән, узган ел Татарстанда балалар үлеме 2012 ел белән чагыштырганда 6,4 процентка күбәйгән: 2012 елда 568 сабый үлгән булса, 2013 елда бу күрсәткеч 607гә кадәр җиткән.

Өстәвенә, яңа туган балалар үлеме дә башка еллар белән чагыштырганда кискен арта башлаган. Мәсәлән, 2012 елда 1 яшькә кадәрге 353 бала үлгән булса, узган ел бу сан 396га кадәр җиткән.

Бу күрсәткеч аеруча зур булган муниципаль берәмлекләр исемлегендә Лениногорск, Сарман, Нурлат, Теләче, Аксубай, Саба районнары бар. Балык Бистәсе белән Чирмешән исә исемлекнең беренче ике юлын били. Ә менә Әтнә һәм Кайбыч районнарында исә балалар үлеме гомумән теркәлмәгән.

Ата-ана гаепле...

Гүзәл Удачина сүзләренә караганда, сабыйлар күбесенчә нинди дә булса авырудан үлә. Аның каравы, төрле бәхетсезлек очраклары, үз-үзеңә кул салу һәм төрле җинаятьләр нәтиҗәсендә вафат булучылар да күп.

- Бәхетсезлек очраклары, үз-үзләренә кул салулары һәм җинаятьләр аркасында ел саен унарлаган гомер өзелә. 2013 елда андый үлемнәр санының 14 процентка артуы күзәтелә. Бер елга барлыгы шундый 103 очрак теркәлде. Ә бу – вафат булган балаларның гомуми саныннан 17 процент, дигән сүз, - дип билгеләп үтте вәкаләтле вәкил.

Бактың исә, балалар белән булган бәхетсезлек очракларының күбесендә ата-аналар гаепле икән.

- Нәкъ менә ата-аналарның балаларын тиешле дәрәҗәдә карамавы, сабыйларын тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәмәве, нәниләрнең караучысыз булуы фаҗигагә китерә дә инде, - дип дәвам итте сүзен Гүзәл ханым.

Аның каравы, республикада балаларга карата кылына торган җинаятьләр саны кимүгә таба бара. Шулай булуга да карамастан, Гүзәл Удачина бу вәзгыять һаман да борчу уята дип белдерә. Ул китергән мәгълүматларга караганда, 2013 елда балаларга карата 1349 җинаять кылынган. Аларның күбесе Чаллы шәһәрендә теркәлгән. Казан шәһәре районнарына килгәндә исә, иң начар торыш Совет районында күзәтелгән икән.

Шунысы да бар: узган ел балаларга карата җенси азгынлык белән бәйле җинаятьләр саны, 2012 ел белән чагыштырганда, 10 процентка арткан. Күрсәтелгән чорда шушы категориягә кергән 324 җинаять теркәлгән.

Рәмзия ЗАКИРОВА
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International