Татарстанда Кама аша түләүле күпер төзиләр

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе
Татарстанның Мамадыш районында, Соколка авылы тирәсендә Кама елгасы аша яңа күпер төзелеше инвестицион проектын гамәлгә ашыру белән берничә җитди компания кызыксына. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин белдерде.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры сүзләренә караганда, яңа күпер Түбән Кама сәнәгать базасыннан транзит йөкләрнең төп өлешен Чаллы һәм Түбән Каманың урау юлы аша җибәрү мөмкинлеге бирә, ул шәхси-дәүләт партнерлыгы нигезендә төзеләчәк. Министр сүзләренә караганда, күпер аша йөрү түләүле булачак.
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International