Республикада аномаль кызу һава торышы саклана

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе
20-27 май көннәрендә һава шартлары аз хәрәкәтле антициклон тәэсирендә формалаша.
 
Аномаль кызу, явым төшемсез һава торышы саклана бирә. Көндез максималь температура 24-29 градустан алып 28-33 градуска кадәр кызу, температура нормадан 9 градуска югарырак дигән сүз.

Бүген, 22-нче май көнне һава аз болытлы. Төнлә 10-15 градус җылы. Көндез термометр баганалары 25-30 градус җылы тәшкил итәчәк.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр иткәнчә, аномаль кызу һәм коры һава республикабыз территориясендәге урманнарда янгын куркынычлыгын арттыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International