Наркотик кулланган кеше тормыш тәмен тоймый

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе
Тулы канлы тормыш алып бару әфьюн томанында яшәүгә караганда күпкә яхшырак. Татарстанлыларга моны ай дәвамында аңлатачаклар.  Республикабызда йөзләгән акция-семинарлар, бәйгеләр, флеш-моблар, наркотикларга каршы десант кебек чаралар уздырырга ниятлиләр.

20 май көнне республикабызда “Наркотикларсыз тормыш” акциясе башлангыч алды. Июнь ахырына кадәр бөтен идарә-министрлыклар көчләрен берләштереп, замана бәласе белән көрәшәчәк. Беренчедән, наркоманияне кисәтүгә зур игътибар бирергә ниятлиләр. Икенче эш юнәлеше исә хокукый мәйданда булачак – хокук органнары наркотиклар әйләнешенә чик кую буенча актив эшчәнлек алып барачак. Наркотик кулланучыларны һәм таратучыларны ачыклауда халык ярдәменә дә зур өмет баглыйлар.

“Наркотикларсыз тормыш” акциясе республикабызда инде икенче тапкыр уздырыла. Узган елда оештырылган беренче чара шактый сөенечле нәтиҗәләр биргән.  Чара уздырылган бер айда 350дән артык наркотиклар белән бәйле җинаять ачыкланган, 60 килограммга якын наркотик матдәләр әйләнештән алынган, 220 әфьюн кулланучы административ җаваплылыкка тартылган.

Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Эдуард Гәрәев билгеләп узганча, наркотикларга каршы көрәштә гади кешеләр бик актив катнашкан.

- Үткән акция үзен яхшы яктан күрсәтте. Операциянең төп нәтиҗәсе - гражданнарның активлыгы бермә-бер артты. Акция узу вакытында "ышаныч телефоннары"на килеп ирешкән шалтыратулар саны 2-3 тапкырга күбрәк булды, - дип сөйләде ул.

Татарстан прокуроры урынбасары Фәрит Заһидуллин билгеләгәнчә, Татарстанда наркотикларга бәйле вазгыять шактый катлаулы булып кала бирә. Әмма шулай да наркотикларга каршы көрәшнең нәтиҗәсе бераз сизелә башлаган. Беренче чиратта бу наркомания белән авыручылар саны кимүдә чагылыш таба. Хокук саклау органнары һәм башка ведомстволар тарафыннан күрелә торган чаралар ярдәмендә әфьюн коллары саны елына 1-2 процентка кими башлаган.

Татарстанда соңгы 3 елда Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе тарафыннан наркотик тарату белән шөгыльләнгән җиде берләшмә бетерелгән, шуларның өчесе – соңгы ярты елда.  500дән артык берләшмә лидеры һәм катнашучысы җинаять җаваплылыгына тартылган.

Әле “Наркотикларсыз тормыш” акциясе башланыр алдыннан гына наркобизнеска 800 миллион сумлык "зыян салынган". Хокук сакчылары Алабугада наркотик тарату эшчәнлеген җайлаган җинаятьчел төркем эшчәнлегенә чик куя алган. Бүген Алабуга җинаять берләшмәсенең оештыручысына һәм 14 вәкиленә карата җинаять эше кузгатылган.  

- Җинаятьчел берләшмәне ачыклау һәм тоткарлау нәтиҗәсендә 4 килограммнан артык наркотик матдә кулга алынды. Бу - 400 мең синтетик наркотик дозасы дигән сүз. Бер дозаның 2 мең сумга сатылуын исәпкә алсак, без наркобизнеска кимендә 800 миллион сум күләмендә зыян салдык”, - ди Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарә башлыгы урынбасары Сергей Каменов.

“Наркотикларсыз тормыш” акциясе нәтиҗәләре исә 26 июнь – наркотик матдәләр куллану һәм аларның законсыз әйләнеше белән көрәш көнендә игълан ителәчәк.  Әфьюн тарату турындагы мәгълүматларны 273-43-45 яки 052 телефоннары буенча хәбәр итәргә була.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International