Чүпрәледә Донор көне уза

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе
27-28 майда  район үзәк хастаханәсендә 9.00-14.00 сәгатькә кадәр  Донор көне  үткәрелә.

Кан бирер алдыннан җиңелчә иртәнге аш ашарга, спиртлы эчемлекләр эчмәскә, тартмаска кирәк. Кан тапшырган өчен 300 сум күләмендә түләү һәм 2 көнлек ял  каралган.  Үзегез белән паспорт алып килүегез сорала.  Исегездә тотыгыз, сезнең кан тапшыруыгыз кемнеңдер гомерен саклап калуга өмет дигән сүз.

Статистика күрсәткәнчә, ел саен 1,5 миллион авыру россияле   донор  каны кабул итә. Башлыча ул - пешкән, яисә төрле дәрәҗәдәге авыр травма алган, операцияләр кичергән, химиятерапия алган, кан югалткан авырулар.  Гомумән, бүгенге  көндә   җир йөзендә яшәүче һәр өченче кеше  донор  канына мохтаҗ.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International