Казан федераль университеты быел да бюджет урыннарын кыскарткан

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
Быел абитуриентларга Казан (Идел буе) федераль университетының бюджет урыннарына эләгү кыенрак булачак – уку йорты түләүсез урыннарны 13 процентка кимегән.

Кайбер мәгълүматларга караганда, әлеге күрсәткеч башка федераль университетлар белән чагыштырганда, беренче урында тора. Быел югары уку йорты Кырым абитуриентлары өчен махсус урыннар булдырган, әмма алар бюджет бүлекләре хисабына түгел, дип белдерәләр уку йортында.

Кыскартулар күбрәк гуманитар юнәлештәге урыннарга карый. Мәсәлән, быелдан Халыкара мөнәсәбәтләр факультеты түләүле генә булып калачак.

Табигый-фәнни белем бирүче факультетларга урыннар 11 процентка арткан. Түләп укый торган урыннар  саны 1 июньгә хәл ителеп бетәргә тиеш. Кагыйдә буларак, мондыйлары бюджет урыннарыннан күбрәк була.
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International