Татарстан мәктәпләрендә дзюдо дәресләре укытылачакмы?

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
Матбугат битләрендә мәктәп җәдвәленә яңа фән – дзюдо дәресләре кертеләчәк дигән сүзләр йөри.

1 сентябрьдән республика мәктәпләрендә сугыш сәнгате дәресләрен укыта башлыйлар. Әлеге тәкъдим белән Татарстан дзюдо федерациясе чыкты. Оешма эшкә ныклап алынмакчы: җитәкчелек мәктәпләрдәге 45 минутлык дәресләрне бетереп, укучыларга, шул исәптән беренче сыйныф балаларына атнага ике тапкыр мәҗбүри рәвештә дзюдо дәресләре кертергә җыена. 1-3 сыйныф укучыларына әлеге дәресләрдә сулыш алу күнекмәләре укытылса, сугышу серләрен өлкәнрәк класс укучыларына өйрәтмәкчеләр.

Эксперимент рәвешендә бу дәресләр Казанның - 7 мәктәбендә, Чаллының 4 белем бирү үзәгендә кертеләчәк. Хәзерге вакытта кайсы мәктәпләр әлеге исемлеккә кертеләчәге хәл ителә.

- Үзебезнең тренерларны җәлеп итәргә телибез, республикада андыйлар җитәрлек. Физкультура укытучылары ничек укытсалар, шулай калачак. Әмма аларга дзюдо серләрен өйрәнергә туры киләчәк, чөнки киләчәктә әлеге дәресләр барлык мәктәпләрдә укытылачак, - дип белдерде Татарстан дзюдо федерациясе башкарма директоры Мурат Маннапов. - Үз-үзеңне якларга өйрәтүче дәресләр физкультура дәресләренә караганда күпкә файдалырак. Ниһаять балаларның йөзе алсуланыр, - дип ассызыклый җитәкче.

- Безгә бу дәресләр нәрсәгә, дип сорасагыз, җавап бик гади. Төп эш саннарда: Россиядә дзюдо белән 200 меңнән артык кеше шөгыльләнә, ә Япониядә – 8 миллион. Бездә гомер озынлыгы – 63 ел, Япониядә – 85, - дип аңлатты әлеге дәресләрнең зарурлыгын Мурат Маннапов.

Дзюдо федерациясендә хәбәр итүләренчә, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы яңа фәннәр кертүне тулысынча хуплый. Ә “Атна вакыйгалары” на анда бу мәгълүматны расламадылар.  Министрлыкта аңлатуларынча, Россия дәрәҗәсендә кабул ителгән мәктәп дәресләре исемлеге бар һәм төбәкләр мәҗбүри рәвештә өстәмә дәресләр кертә алмый.  Республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында да дзюдо дәресләре кертеләчәк дигән хәбәрне раслаучы табылмады.

Ксения ЖАРКОВА

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International