Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район терлекчеләре ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр 82714 центнер сөт җитештергәннәр.
Бу өлкәдә һәрвакыттагыча “Цильна” җәмгыяте эшчәннәре алдынгы урында бара. Сөт җитештерүнең табышлы тармак икәнлеген аңлап эшли “Цильна” хезмәтчәннәре. Биредә ел башыннан 1 майга кадәрге чорда 18383 центнер сөт савуга ирешкәннәр. Бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3299 центнерга артыграк. Бер сыерга 3064 кг. туры килә. Район буенча исә әлеге сан 1545 кг.ны тәшкил итә. “Низамов” крестьян-фермер хуҗалыгында ел башыннан алып 1 майга кадәрге чорда 2220 центнер сөт җитештерелгән. Шулай ук, “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасында да сөт җитештерү күләме бераз арткан. Ел башыннан 1 майга кадәрге чорда биредә 31931 центнер сөт савылган. Бу үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 526 кг.га артыграк.
Ел башыннан район буенча 13653 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шуларның 4511ен савым сыерлар тәшкил итә. Җәмгыятьләрдә һәм агрофирма филиалларында сөт көтүен даими яңарту өстендә дә эш алып барыла. Ел башыннан район буенча 2253 баш бозау алынган. Терлекчелектә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән белгечләр һәр ай саен район җитәкчелеге тарафыннан да бүләкләнә.