Ә семинарның беренче өлеше филиалның җәйләвендә үтте. Монда терлек азыгы әзерләү техникасы төзеп куелган иде. Тик шулай да, әлеге төр техниканы әзерләү эшен нибары “3“ле билгесенә генә бәяләде район башлыгы Александр Шадриков. “Березка“ның эшенә бу яктан тел-теш тидерерлек булмаса да, район буенча терлек азыгы әзерләү техникасын ремонтлап, сафка бастыру, яңаларын алу буенча проблемалар бар“,-диде ул.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Җәмил Шәрипов та районда бу төр техниканың җитешмәвен һәм күпчелек хуҗалыкларда иске булуын әйтте.
Саламны да өскертләргә, ике еллык азык запасы әзерләргә дигән бурыч куелганда, булган техниканың гына көче җитмәячәк. Шул ук вакытта сыерларның баш санын арттыру да күздә тотыла. “Сөт җитештерүгә басым ясарга кирәк“,-дип ассызыклады Александр Шадриков.
Авыл хуҗалыгы икътисадын анализлау сөт җитештерүнең табышлы булуын күрсәтә. Азыкны сатып алып ашатканда да, сөткә бәяләрнең югары торуы сәбәпле, бу тармак беренче кварталда “Березка“ җәмгыятендә 16 процент рентабельлелек биргән. Ә азыклары булган җәмгыятьләр тагын да откан, дигән сүз. Моннан чыгып, белгечләргә дә, җитәкчеләргә дә “кул кушырып утырмаска, язның бер көне ел буе туендырсын өчен, бар мөмкинлекләрне дә файдаланырга“,- диелде.
Бүгенге көндә басуларда игенче-механизаторлар чәчүлекләрне өстәмә тукландыра. Район буенча әлеге эш 4150 гектар мәйданда башкарылды. Шул ук вакытта басулар чүп үләннәргә, төрле авыруларга, корткычларга каршы гербицидлар белән дә эшкәртелә. Район буенча 21500 гектар мәйдандагы басулар чүп үләннәренә, бөҗәкләргә каршы эшкәртелде.