Чүпрәле пенсионерлары Спартакиадада беренче унлыкта

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
 Чүпрәле пенсионерлары Спартакиадада беренче унлыкта
Үткән якшәмбе  Казанда  дүртенче мәртәбә “Өченче буын” республика Спартакиадасы узды.

Әлеге чарада   районнан да бертөркем актив пенсионерларыбыз, пенсионерлар союзының җыелма командасы көч сынашты. Шахмат буенча Шамиля Федорова, Юрий Васильев, җиңел атлетикада Җәүдәт  Мөдәррисов,  Галина Матросова, өстәл теннисы буенча Альфред Яхиев, Валентина Кузнецова, йөзүдә Җ.Хамдиев,   Фәния Айзятуллова,  мылтыктан атуда Роза Насыйбуллина, Вагиз Сатдинов, эстафета ярышларында Мөнир Насретдинов уңышлы чыгышлар ясап, республика командалары арасында беренче унлыкка керделәр.  Котлыйбыз һәм киләчәктә дә мондый төр ярышларда катнашуда көч-куәт һәм исәнлек теләп калабыз.


Дамир Алимов, район пенсионерлар союзы рәисе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International