Чүпрәледә чүплекләр белән көрәш дәвам итә

2014 елның 20 мае, сишәмбе

Районда төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча билгеләнгән икеайлык ахырына якынлаша. Хәзер шушы чорда башкарылган эшләргә кайбер нәтиҗә ясарга да мөмкин.

Үткән көннәрдә махсус комиссия составында без район үзәгендәге оешма һәм предприятие территорияләре, Иске һәм Яңа Чүпрәле авылларындагы урамнарның торышы һәм нинди хәлдә булуына инандык. Күпчелек хезмәт коллективларының үз территорияләрен тиешле тәртипкә китерү буенча нәтиҗәле эшләүләре куандыра. Хәзер Иске һәм Яңа Чүпрәле авылларында көнкүреш калдыкларын ташлау өчен контейнерлар да җитәрлек. Димәк, чүп- чарны кая ташлыйсы икән, дип баш ватасы да юк. “Фламинго” җәмгыяте хезмәткәрләре дә икеайлык чорында тыгыз эш графигы белән эшләделәр. Авыл хуҗалыгы, халыкны социаль яклау идарәләре, эчке эшләр бүлеге, МЧС, элемтәчеләр, суд, хәрби комиссариат, электр челтәре, пенсия фонды, банклар, Иске Чүпрәленең 1 һәм 2 нче номерлы урта мәктәпләре, шәхси эшмәкәрләрдән И. Сәлахов, Р. Вильданов, Н. Хәйруллова һәм Н. Нәфиев үз территорияләрендә тиешле тәртип булдырганнар.

Ә менә җәмәгать мунчасы янында боларның бөтенләй киресен күрергә туры килде.  Әлбәттә, әлеге участок өчен шәхси эшмәкәр С. Никифоров җаваплы. Тик ни сәбәптәндер муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең карарын гына үтәргә ашыкмый эшмәкәр. Тиешсез, ягъни рөхсәт ителмәгән урында чүп- чар чүмәләләре Иске Чүпрәленең “50 лет Октября”, “Колхозная” һәм Ленин урамнарында ачыкланды. “Кояшкай” балалар бакчасы янәшәсеннән үк башланып киткән елга- ерынты буйларында хасил булган чүплекләр өчен кем җаваплы? Сабыйлар олы абый- апаларының битарафлыгы, намуссызлыгы аркасында ташланган чүп- чарның тончыган һавасын сулап үсәргә тиешме?  Шулай җәмәгать, пычрату җиңел, чистартуы гына авыр.  

–Иске Чүпрәле һәм Шланга авыл җирлекләрендә тиешсез урынга чүп- чар ташлаган өчен 14 кешегә беркетмә язылды, ә 22 кеше кисәтү алды. Матак авылында да санкцияләнмәгән чүплекләр ачыкланды һәм алар чистартып алынды. Әлбәттә инде, гаеплеләр җавапка тартылды,- ди “Роспотребнадзор” идарәсе начальнигы урынбасары Илгиз Хафизов. 


Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International