15 апрель көнне Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланып китте. Санитар-экологик икеайлык кысаларында үтә торган иң мөһим чараларның берсе – “Бердәм экология дәресе” акциясе.
Россиядә экологик белем бирү көне кысаларында районда һәр мәктәптә махсус экология дәресләре оештырылды. Әйтик, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә узган ачык дәрестә район ветиринария берләшмәсе җитәкчесе Марс Вәлиев катнашты.
Дәресне биология укытучысы Резидә Җаббарова алып барды. Дәрес барышында югары сыйныф укучылары Чүпрәле районында тирә-як мохитне саклау буенча нинди эшләр башкарылуы турында фикер алыштылар. Нәтиҗәдә, табигатьнең үз-үзен бервакытта чүпләмәве һәм моңа һәркем өйрәнергә тиешлеге әйтелде.
Район ветиринария берләшмәсе җитәкчесе Марс Вәлиев экология проблемалары хакында укучылар алдында чыгыш ясады, соңыннан мәктәпкә истәлеккә җир макеты-глобус бүләк итте.
Гөлия Фәизова