Чүпрәле егетләре армиягә китте

2014 елның 12 мае, дүшәмбе

Алдан ук шуны әйтик, республика хәрби комиссариаты мәгълүматларына караганда, армия хезмәтенә алынучы егетләребезнең 90 процентка якыны тулы әзерлекле. Физик яктан да, белгечлекләре буенча да армия таләбенә туры килә икән.

– Моңарчы Чүпрәле солдатлары турында начар сүз ишетмәдек, йөз кызартмадык. Үрнәк хәрбиләрнең фоторәсемнәрен район газетасы битләрендә күрү безнең өчен икеләтә шатлык,- ди Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Вил Нуруллин. Аннан соң ул булачак солдатларга хәрби хезмәтнең үзенчәлеге хакында сөйләде. Армиядәге яңалыклар хәрби осталыкны камилләштерергә юнәлтелгән мисаллар белән дәлилләде. Ватан алдындагы изге бурычны үтәргә баручыларга ветераннарның район советы башлыгы Фиркать Җәлалов үзе дә солдат мәктәбен үткән кеше буларак мөрәҗәгать итте. Ерак Көнчыгыштагы элиталы частьләрнең берсендә хезмәт итүе аңа, шәхес булып формалашу өчен ныклы нигез булгандыр. Фиркать Сабирович киләчәктә дә хәрби хезмәттәге якташлар турында мактау сүзләре язылган хәбәрләр килеренә ышаныч белдерде. Әти- әниләрен һәм якыннарын шатландырып торырга чакырды. Язгы чакыруның беренче партиясендә армиягә алынучы егетләр: Зур Аксудан- Виктор Евграфов, Яңа Ишледән- Ильвир Мердеев, Иске Чокалыдан- Фәнил Шәкуров, Шлангадан- Ильяс Якупов, Түбән Чәкедән- Илдус Низамов һәм Фирзәр Шихморатов барысы да хәрби белгечлеккә ия, махсус курсларда укып шофер һөнәрен үзләштергәннәр.

– Егетләребез сынатмаска тиешләр. Хезмәттә бары да ал да гөл генә булмаска да мөмкин. Куркып торасы юк, вак – төяк аңлашылмаучанлыкны хәл итәргә өйрәнергә кирәк. Уңышлар, бәхет юлдаш бусын!”,- диделәр аларны озата килүче җирле үзидарә башлыклары. 

Рәшит ФӘТХУЛЛОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International