Татарстан Дәүләт Советы депутаты Чүпрәле район хастаханәсендәге ветераннар өчен палаталарның уңайлыкларын карады

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
 Татарстан Дәүләт Советы депутаты Чүпрәле район хастаханәсендәге ветераннар өчен палаталарның уңайлыкларын карады
Бөек Җиңүнең 69 еллыгын каршы алу уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин Чүпрәле район үзәк хастаханәсендә булып, андагы ветераннар өчен тудырылган уңайлыклар белән танышып йөрде.

Хастаханәнең терапия һәм хирургия бүлекләрендә сугыш ветераннары өчен булдырылган махсус  палатларда  дәвалау курслары алучы ветераннарның хәле, көнкүреше белән кызыксынды депутат. Аларны бәйрәм белән котлап, тиз арада савыгуларын теләде.

Исегезгә төшерәбез, республикада “Безнең кадерле ветеран” социаль-гуманитар проекты старт алды. Әлеге проект  республика дәвалау учреждениеләрендә ветераннар өчен палаталарны заманча стандартларга тәңгәл китерү, медицина хезмәте күрсәтүдә инновацион формаларны кулланышка алуны максат итә һәм ул  берничә этапта киләсе елга-Җиңүнең 70 еллыгын каршы алуга кадәр дәвам итәчәк. 


Гөлия Фәизова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International