Административ комиссиягә кунакка чакырмыйлар

2014 елның 7 мае, чәршәмбе

Авылларыбызда тәртип, пөхтәлек булдыру- анда гомер итүче һәркемнең изге бурычы. Быел җылы яз соңлап килүгә дә карамастан, районыбыз халкы әллә кайчан көрәк- тырмаларын кулга алып, йорт алларын, эш урыннарындагы территорияләрне тәртипкә китерде. Әмма ни аяныч, санитар чистарту һәм яшелләндерү икеайлыгы ахырына якынлашуга да карамастан, кайбер авыл җирлекләрендә яшәүчеләр “кышкы йокыдан” уянып җитә алмыйлар. Район башкарма комитетының экологик икеайлык үткәрү турындагы карары бернинди искәрмәсез барлык авыл җирлекләренә дә бердәй кагыла. Шулай булгач, нигә аңа берәүләр җитди төстә җаваплы карый, ә кемдер гомумрайон чараларын санга да сукмый. Районның чираттагы административ комиссиясе утырышына Шланга авылыннан шәхси дүрт йортның хуҗасы чакырылган иде. Ник, дисезме? Әлбәттә, мондый утырышка кунакка чакырмыйлар. Шланга авылы кешеләре Татарстан Республикасы Административ кодексының 3.6 маддәсендәге 1 нче бүлекчәсе буенча җавапка тартылганнар. Икенче төрле әйткәндә, рөхсәт ителмәгән урынга агачлар, төзелеш кирәк- яракларын өеп куйганнар. Комиссия каршында җавап тотканда аларның һәркайсы диярлек: “Нигә әле мине генә күрәләр, башка авылдашлар белән дә шушы ук хәл бит”,- дип акланырга маташа. Тискәре, “кара” эшне үрнәк итеп алу үзе үк шәхеснең түбән дәрәҗәдә булуын раслый түгелме? “Мондый тенденциягә юл куярга ярамый. Күршем законга хыянәт итә икән, димәк миңа да ярый, күрмәсләр, белмәсләр әле, дип уйлаучылар бар. Ахыр чиктә инде аларны җавапка тартырга туры килә,”- ди комиссия башлыгы Шәүкәт Алиуллов. Бу утырышта да административ хокук бозучыларга икешәр мең сум штраф бирделәр. Әле монысы минималь. Анысын да вакытында түләмәсәң, эшнең тагын да катлаулануы ихтимал. Шулай җәмәгать, тирә- юнебезне, урамнарны чиста тотыйк! Әйләнә- тирә мохитны саклап, барлык торак пунктларның да төзеклегенә, яшеллегенә ирешсәк экологиябез дә, сулар һавабыз да чистарыр иде. 

 

 


Рәшит ФӘТХУЛЛОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International