Чүпрәледә маллар җәйләүгә күчәргә әзерләнә

2014 елның 6 мае, сишәмбе
-Маллар җәйге лагерьларга күчерелгәнче кардаларга салам ташып кую, тозның булуы мөһим. Малларның рационын әкренләп җәйләү чорына күчерү мәслихәт,-диде үзенең чыгышында азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов.
Семинарда, шулай ук, малларны төрле бөҗәкләрдән, зарарлы авырулардан профилактикалау мәсьәләләре дә күтәрелде, кигәвеннән препаратлар белән эшкәртү мөһимлеге ассызыкланды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов авыл хуҗалыгындагы, аерым алганда, терлекчелектәге, бүгенге бурычлар, район ветеринария службасы җитәкчесе Марс Вәлиев, авыл хуҗалыгы һәм, ясалма орлыкландыру станциясе начальнигы Закирҗан Буркеев мал-туарны җәйләүгә чыгару алдыннан ниләр эшләргә кирәклеге, кардаларның санитар торышы нинди булырга тиешлеге турында сөйләделәр.
Җәйләү-мул сөт чоры, әмма аннан отышлы файдаланганда гына. Шуңа да терлекчелек тармагында фермаларда асрау вакытындагы барлык чаралар да җәйге лагерьларда да дәвам иттерелергә тиешлеге ассызыкланды семинарда. 
Римма МӘҮЛЕТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International