Әйтергә кирәк, район үзәк хастаханәсе “Сугыш ветераннары өчен иң әйбәт палата” республика сәламәтлек муниципаль учреждениеләре арасындагы конкурста 2009 елда 3 урынны яулаган иде.
“Безнең кадерле ветеран” социаль-гуманитар проекты республика дәвалау учреждениеләрендә ветераннар өчен палаталарны заманча стандартларга тәңгәл китерү, медицина хезмәте күрсәтүдә инновацион формаларны кулланышка алуны максат итә һәм ул берничә этапта киләсе елга-Җиңүнең 70 еллыгын каршы алуга кадәр дәвам итәчәк.
Гөлия Фәизова