Бөек Җиңү көненә Чүпрәледә бәйрәм чаралары

2014 елның 5 мае, дүшәмбе
Бөек Җиңү көненә багышланган чаралар район авылларында 8 майда башланачак. Һәр авыл җирлеге ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләп, мәдәният йортларына чакырачак.

9 майда  чаралар район үзәгендә сугышта һәлак булганнарны искә алып, алар хөрмәтенә мәңгелек утка чәчәк бәйләмнәре кую белән башланачак. Тантанада  район предприятие, оешма вәкилләре катнашачак, сугыш елларын хәтердә яңартып, парад  булачак, 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе  концерт номерлары тәкъдим ителәчәк, “Кыр ашханәсе” эшләячәк.  Чаралар   9.00 сәгатьтә башлана.  Бәйрәм аһаңе булып, кичке якта салют атылачак.

8 майда район мәдәният йортында район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре Данил Салиховның “Өзелгән йөзем” әсәре буенча спектакль  куячак. Башлана 19.00 сәгатьтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International