Эшне башлаганда ахырын уйла

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
2013 елда Татарстанда эш урыннарында барлыгы 103 кеше үлгән. Бу 2012 ел белән чагыштырганда 8 очракка азрак. Әлеге күрсәткеч буенча беренче урында – Казан, аннары Чаллы шәһәре, Лаеш, Әлмәт һәм Түбән Кама районнары.

Авыл хуҗалыгы һәм төзелештә эшләүчеләр, сак булыгыз!

Хезмәт иминлеге өлкәсендә вәзгыятьнең шактый авыр булуын Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин да ассызыклый.

- Узган ел республикада эш урыннарында 765 кеше авыр тән җәрәхәте алды. Аларның 222се – хатын-кызлар, 4се – чит ил ватандашлары. Араларында бер яшүсмер дә бар, - дип сөйләде министр күптән түгел Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә.

Фаҗигаләр аеруча еш була торган тармак итеп һаман да төзелеш өлкәсе санала. Былтыр монда барлыгы 33 кеше һәлак булган. Бу барлык үлүчеләрнең 32 проценты дигән сүз. Икенче урында – авыл хуҗалыгы тармагы. 2013 елда авыл җирлегендә барлыгы 15 эшче җан тәслим кылган.

Транспорт һәм элемтә, эшкәртү кебек тармаклар да хезмәт урынындагы фаҗигале үлемнәр саны буенча алдынгылар рәтендә.

Төзелеш эшләре кимеде, ә фаҗигаләр?

Республикада хезмәт урынында һәлак булучылар белән бәйле вәзгыятьнең ни рәвешле үзгәрүен аңлау өчен саннарга күз салу да җитә. Мәсәлән, 2009 елда Татарстанда 86 шундый очрак теркәлсә, 2012 елда бу сан 111гә кадәр җитте. Республика җитәкчелеге әлеге күрсәткечне Җәйге Универсиада уеннарына әзерлек кысаларында баручы төзелеш эшләре белән бәйләп аңлатты...

Универсиада тәмамланды, төзелеш эшләре дә кимеде. Ә менә эш урынында җәрәхәтләнүчеләр саны исә быел тагын да күбрәк. 2014 елның беренче кварталында гына да хезмәт урынында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә 21 кеше үлгән. Узган елның беренче дүрт аенда исә эш урынында 12 кеше үлгән. Өстәвенә, авыр тән җәрәхәтләре алучылар да узган ел белән чагыштырганда күбрәк. 2013 елның беренче кварталында 48 кеше җитди яраланса, быел андыйлар саны – 50.

- Бу шактый зур проблема. Ул идарә һәм контроль системаларының начар эшләве турында сөйли. Дәүләт хакимяте һәм күзәтчелек органнары эшендә кимчелекләр шактый күп. Республикада хезмәт иминлеген саклау буенча идарәара комиссия булдырылуга карамастан, алар һаман да бер команда булып эшли алмый, - дип саный Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков.

2012 елның беренче кварталында республиканың хезмәт инспекциясе эш урынында хезмәт иминлеге тәртипләрен бозган өчен уртача 4 мең сум штраф салган. Роспотребнадзор штрафларының уртача күләме исә нибары 1800 сум тәшкил иткән. Төзелеш күзәтчелеге идарәсе тарафыннан салынган штрафлар күләме 27,5 мең сум булган. Хөкүмәт башлыгы сүзләренә караганда, әлеге органнарның статистикадагы куркыныч саннарга шушы рәвешле җавап кайтаруы шаккаттыра.

Махсус форма уңайсыз?

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, хезмәт урынында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрнең төп сәбәбе – эшне тиешенчә оештырмау, юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозу, төзек булмаган машина һәм җиһазлар куллану, эшчеләрнең шәхси саклану чараларыннан файдаланмавы һәм хезмәт иминлеге таләпләрен бозу.

- Мин озак еллар төзүче булып эшлим. Без хәзер чыныккан инде – биеклектән дә, башка таш төшүдән дә курыкмыйбыз, чөнки гомер буе башка каска кимичә, бернинди махсус формасыз эшләдек. Узган ел, шул сез әйткән хезмәт иминлеген саклау максатыннандыр инде, барыбызга да төзүче формасы һәм каскалар өләштеләр. Аларны киеп эшләве уңайсыз бит, шәхсән мин кулланмыйм аны, - ди Казанда төзелеш компанияләренең берсендә эшләүче Рафис Җиһаншин.

Ә менә республика фабрикаларының берсендә хезмәт куючы Люция Исламова (исеме үзгәртелде), киресенчә, оешма җитәкчелегенең үз эшчеләре сәламәтлеген кайгыртмавы, искергән заман җиһазлары белән эшләргә мәҗбүр итүеннән зарлана. Шул сәбәпле узган ел фабрикаларында гадәттән тыш хәл дә килеп чыккан икән.

Белгечләр бу төр һәлакәтләрдә кайсы якның гаепле булуын ачыклау шактый авыр, дип белдерә. Җаваплы идарәчелек тарафыннан андый статистика алып барылмый, шуңа да гадәттән тыш хәлдә эш бирүчеләрнең дә, хезмәткәрләрнең дә гаепле булуы мөмкин.

- Мәсәлән, эшче исерткеч эчемлек кулланган хәлдә эшкә килде, ди. Нәтиҗәдә, гадәттән тыш хәл килеп чыкты. Бер яктан караганда, ул гаепле. Ә икенче яктан исә әлеге хезмәткәрне кайтарып җибәрмәгәне өчен эш бирүчене дә гаепләп була, - дип аңлатты безгә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының хезмәт иминлеген саклау идарәсе җитәкчесе Татьяна Манжосова.

Илдар Халиков исә эш урынында үлүчеләр проблемасын җитди игътибарга алу кирәклеген ассызыклый. Әгәр дә шулай булмаса, бу күрсәткеч беркайчан да кимемәячәк, дип саный җитәкче. Шуңа күрә тиздән җаваплы идарәчелек бу проблема белән көрәшнең яңа ысулларын эзләп, эшне өр-яңадан оештырачак.

Рәмзия ЗАКИРОВА

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International