Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Фәрит Мөхәммәтшин Туган тел көне белән котлады
2014 елның 26 апреле, шимбә
26 апрельдә Татарстанда Туган тел көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан татарстанлыларны республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне республикабызда 26 апрельдә билгеләп үтелә торган Туган тел көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Бу көндә классик татар шигъриятенә нигез салучы бөек шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга килгән. Әлеге истәлекле көндә Татарстан халкы рухи байлыгыбыз булган туган телгә аеруча кадер-хөрмәт күрсәтә.
2014 ел, Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин Указы нигезендә, Мәдәният елы дип игълан ителде. Нәкъ Туган тел көнендә ТӨРЕКСОЙ халыкара оешмасы карары нигезендә “Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” дип аталган яңа социаль-гуманитар проектны ачу тантанасын үткәрү тирән символик мәгънәгә ия. Бу вакыйга – безнең борынгы шәһәребезне милли мәдәниятләр бишеге итеп тану билгесе.
Һәр милләт күп гасырлар дәвамында буыннан-буынга тапшырылып килгән, бәяләп бетергесез хәзинә булып саналган милли гореф-гадәтләргә, йолаларга, туган телгә бәйле асылын һәм тарихын саклау хокукына ия. Борынгы Татарстан җирендә күп гасырлар дәвамында төрле милләт вәкилләре дус һәм тату гомер итә. Уртак максатыбыз - төрле телләрнең үзара ярашып яшәвенә ирешү. Сабыйлар да, өлкәннәр дә һәрвакыт туган телебезне яратып, аның яңгырашын, тәмен тоеп яшәсеннәр иде. Бүгенге глобальләшү чорында без күпмилләтле ватаныбызда телебезнең чисталыгын һәм матурлыгын саклауга аеруча игътибарлы булырга тиешбез. Халкыбызның асыл улы, бөек Тукаебыз йөрәгеннән шытып чыккан шигъри юллар бүген дә барлык күңелләргә барып җитә:
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
Республикада Татарстан халыкларының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, милли йолаларын саклау һәм үзара баету өчен максатчан эш алып барыла. Яшь буын туган телне өйрәнсен, аны тормышта куллансын өчен хакимият һәм граждан институтлары бергәләп эшлибез. Илебезнең демократик үсеше һәм җәмгыятьтә тотырыклылык булдыру өчен бу аеруча мөһим.
Хөрмәтле дуслар! Һәрберебез өчен Туган тел көне тынычлык, дуслык, бердәмлек бәйрәме булсын! Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
«Без бергә булдыра алабыз» спорт бәйрәме Чүпрәле районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны берләштерде
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм Халыкара инвалидлар декадасына багышланган иде
2025 елның 12 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 11 декабрендә 18 сәгатьтән 12 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында ГТО кышкы фестивале кысаларында ГТО отличие билгеләре ияләре бүләкләнде
ГТО нормативларын тапшыру мәктәпне тәмамлаучыларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә өстенлек бирә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз