Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәледә 1000нче Ана капиталы сертификаты тапшырылды
2014 елның 26 апреле, шимбә
Бүген район ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда җиде бәхетле әнигә “Ана капиталы” сертификаты тапшырдылар.
Сертификатларны тапшыру яшь гаилә: Марина Романова һәм Евгений Селифанкинның никахларын рәсмиләштерү тантанасына туры килүе чарага тагын да ямь өстәде.
Әниләрне һәм яшь гаиләне пенсия фондының район бүлеге начальнигы Илмир Измайлов тәбрикләде. Ул әниләргә сертификатлар тапшырды һәм әлеге акчаларны торак шартларын яхшыртуга, баланың белем алуына тотарга, шулай ук, әниләрнең тупланма пенсия өлешенә юнәлдерергә мөмкинлеген әйтеп үтте.
Илмир Измайлов, пенсия фондының район бүлеге начальнигы:
-Чүпрәле районы буенча бүгенге көнгә барлыгы 1003 гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырылды. Шуның 773е инде әлеге акчаларны торак шартларын яхшыртуга тотарга өлгергән. Бу беренче чиратта торак алу яисә төзү өчен алынган кредитларны каплауга киткән. Гомумән, район буенча ана капиталы ярдәмендә торак шартларын яхшыртуга тотылган акчаның күләме 255,7 миллион сумны тәшкил итә. Республика буенча Ана капиталын алучылар саны 150 меңнән дә артык гаилә исәпләнә. Исегезгә төшерәбез, 150 меңенче сертификат Яр Чаллыдан Шәйхаттаровлар гаиләсенә тапшырылды. Бүген бездә дә мондый тантаналы сан бар. Район буенча 1000нче сертификатка Иске Чүпрәледән Нигъматуллиннар гаиләсе ия, котлыйбыз аларны. Ана капиталының күләме ел саен индексацияләнә, 2007 елда ул 250 мең сум булса, быел, 2014 елда 429 мең 408 сум 50 тиен. Закон нигезендә ана капиталын балага өч яшь тулгач файдаланырга мөмкин. Торак йорт төзү яки сатып алу өчен алынган кредит һәм займнарны каплау өчен файдаланганда балага өч яшь тулганын көтмәскә дә була.
Район ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлсирә Галлямова никахларын рәсмиләштерүче яшь гаиләләр арасында йомшак уенчыклар бүләк итүнең матур традициясе яшәвен искәртеп үтте. Бүген әниләр адресына әйтелгән матур теләкләргә бу бүләкләр янә бер ямь өстәде.
Надежда һәм Дамир Нигъматуллиннар, 1000нче юбилейлы Ана капиталы сертификаты ияләре:
-Гаиләбезгә шатлык булып үткән елның декабрь аенда икенче улыбыз Тимур дөньяга аваз салды. Беренче балабыз Данил исә 2 нче сыйныф укучысы. Ана капиталын менә шулай тантаналы шартларда тапшырулары бик куанычлы, оештыручыларга зур рәхмәт белдерәбез. Әлегә акчаларны ничек тотарга икәнлеген уйлашабыз, мөгаен, торак шартларын яхшыртуга юнәлдерергә булыр.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
«Без бергә булдыра алабыз» спорт бәйрәме Чүпрәле районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны берләштерде
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм Халыкара инвалидлар декадасына багышланган иде
2025 елның 12 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 11 декабрендә 18 сәгатьтән 12 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында ГТО кышкы фестивале кысаларында ГТО отличие билгеләре ияләре бүләкләнде
ГТО нормативларын тапшыру мәктәпне тәмамлаучыларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә өстенлек бирә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз