Россиядә Әтиләр көне кертергә җыеналар

2014 елның 25 апреле, җомга
"Бердәм Россия" депутатлары Россия Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Ольга Голодец исеменә мөрәҗәгать юллаган. Депутатлар фикеренчә, әлеге бәйрәм июнь аеның өченче якшәмбесендә уздырылырга тиеш. Чит илләрдә дә бу бәйрәм шушы айда үткәрелә.

Бүгенге көндә Борис Ельцин карары белән, ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә Әниләр көне уздырыла. Закон чыгаручылар бала тәрбияләүдә әтиләрнең дә ролен онытмаска чакыра. Россиядә 1 миллионга якын ата баласын үзе генә тәрбияли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International