Скутерга мотошлемсыз утырырга ярамый

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Яз-җәй айлары җитү белән урамнарда скутер, велосипед һәм мотоциклда җилдертүче балалар һәм яшүсмерләр саны аеруча арта. Күп очракта алар, кагыйдәләрне белмәгәнлектән, авария ситуацияләре тудыралар.

 -Скутерга бары тик мотошлем киеп утырырга кирәк. Йөртүчегә 16 яшь тулмаган булса, аңа карата төзелгән беркетмә-материаллар балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә тапшырыла. Инспектор, үз чиратында, үсмернең ата-анасына карата административ беркетмә төзи,-ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы  Анатолий Михайлов.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International