Венчур ярминкәсе: Президент костюмы игътибар үзәгендә

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

24 апрель көнне Татарстан башкаласында Казан венчур ярминкәсе ачылды. Кунаклар Татарстан Президентының матур соры костюмын югары бәяләде, зәңгәрсу галстугын мактап “аһ” итте. Ә республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов исә чит ил кунакларына тырыша-тырыша “Смарт Сити” проекты турында сөйләде.


Әлеге чара Татарстан өчен зур әһәмияткә ия. Быел ул тугызынчы ел рәттән уздырыла. Максаты – Россиянең төрле төбәкләре һәм чит илләрдән җыелган инвесторларга республика оешма һәм предприятиеләре тарафыннан әзерләнгән инновацион проектларны тәкъдим итү, үзара тәҗрибә уртаклашу, республиканы инновацион яктан үстерүнең яңа юлларын эзләү.

Кагыйдә буларак, әлеге венчур ярминкәсенә үз бизнесын үстерү максатыннан туры шәхси инвестицияләр җәлеп итәргә теләүче компанияләр чакырыла. Быелгы чарада катнашырга теләк белдереп, барлыгы 83 компания гариза биргән. Нәтиҗәдә, аларның 38е үз идеяләрен инвесторлар игътибарына тәкъдим итү хокукы алган.

Шунысы сөенечле, Казан венчур ярминкәсе белән кызыксынучы инвесторлар саны да елдан-ел арта. Мәсәлән, быел ул Франция, Канада, Германия, АКШ, Финляндия, Польша, Тайвань, Япония һәм башка бик күп илләр вәкилләрендә кызыксыну уяткан.

- Бүген сезнең игътибарга бик күп кызыклы проектлар тәкъдим ителәчәк. Өстәвенә, төрле темаларга мастер-класслар да оештырылган. Бу безгә республикада башкарыла торган зур-зур эшләр турында сөйләү өчен менә дигән мөмкинлек, бик яхшы тәҗрибә. Ярминкә барчабыз өчен дә файдалы булыр дип ышанам, - дип кунакларга мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Бактың исә, Президентның сәламләү чыгышыннан тыш, кунакларда аның костюм-чалбары да зур тәэсир калдырган икән. Рөстәм Миңнеханов венчур ярминкәсенә тәкъдим ителгән проектлар белән танышу өчен сәхнәдән төшүгә үк минем янда торучы бер төркем эшлекле затлар аның соры костюмы, “аска таба бераз тарайтылган” чалбары турында фикер алыша башлады. Президентыбызның зәңгәрсу галстугы да аларның “очлы” күзеннән читтә калмады. Азакта исә алар “Рөстәм Миңнеханов бигрәк зәвыклы киенә”, дигән нәтиҗәгә килде.

Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов исә төрле төстәге яктырткычлар белән бизәлгән “Смарт Сити” шәһәре макеты янына җыелышкан чит ил вәкилләре янында кайнашты. Ул аларга әлеге проект турында сөйләде, аның өстенлекле яклары белән таныштырды. Линар Якуповның әлеге инглиз телендәге чыгышы кунакларга шактый каты тәэсир итте булса кирәк. Бу макет янында алар тагын озак кына басып торды әле.

“Роснано” компаниясенең инфраструктур һәм мәгариф программалары фонды генераль директоры Андрей Свинаренко исә бу ярминкәнең Татарстан өчен генә түгел, ә гомумән, ил өчен мөһим булуын ассызыклады.

- Бүгенге ярминкәдә катнашучылар киләчәктә Россиядә барлыкка китерелгән наноүзәкләр челтәре клиентларына әверелер дип ышанам, - дип белдерде ул.

Чара пленар утырыш белән дәвам итте. Ул АКШ, Европа һәм Азиянең инновацион үсеш модельләренә багышланды. Кунаклар алдына Россия өчен бу өлкәдә “универсаль рецепт” эзләү максаты куелды.

 


Рәмзия ЗАКИРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International