Чүпрәле юл төзүчеләре чокырларны тигезли

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе

Республиканың ерак төбәгендә яшәп ятсак та, районыбызда хәзер асфальт кермәгән авыллар юк диярлек. Ул юллар челтәре генә дә 226 километрны тәшкил итә. Аларның күпчелек өлеше узган гасырның 70- 80 нче елларда файдалануга тапшырылган.

Әйе, юллар “картайган” саен алар төзекләндерүгә, “ярдәмгә” мохтаҗ. Технология буенча, хәтта яңа салынган асфальтка да 4- 5 елдан соң ук ремонт үткәрү карала. Шушы көннәрдә РФ Президенты Владимир Путин да Россия авылларында торак һәм юлларның төп проблема булуын искәртте. Ачык акционерлык җәмгыятенең Чүпрәле филиалы җитәкчесе Валерий Художитков районда юл ремонты эшләренең елдан- ел артуын әйтә. Кайчандыр җәйге сезонда ун мең квадрат метр чокырлы юлларны төзекләндергән булсалар, быел алар 20 мең квадрат метр юл тигезләргә тиеш икән. Апрель урталарында башланган эшне сентябрьгә кадәр төгәлләүне максат иткәннәр. Беренче чиратта автотранспорт хәрәкәте өчен аеруча куркыныч тудыра торган чокырлы юлларны төзәтәләр. Кыска гына вакыт эчендә Борындык, Иске Кәкерле, Иске һәм Яңа Ишле авыллары юнәлешендәге юллар төзекләндерелгән. Хәзерге вакытта Иске  Чүпрәле- Татар  Шатрашаны автотрассасын тигезләү эшләре бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International