“Илһам” бәйгесе җиңүчесе исеменә 715 яшь язучы дәгъва кыла
2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
Яшь язучылар бәйгесе - “Илһам” конкурсында 722 иҗади эш белән 715 яшь язучы катнашты. Алар арасында шигырьләр, проза һәм драма әсәрләре бар.
Бүген, 21 апрель көнне, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында, “Илһам” яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе һәм җиңүчеләрне премияләр белән бүләкләү тантанасы узачак.
Бәйгенең оештыручылары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.