Ахмуков Максим - "ГТО белән 1 сыйныфка" республика онлайн акциясе җиңүчесе

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез, «ГТО белән 1 сыйныфка" онлайн акциясе видеороликлар конкурсы һәм ВКонтакте социаль челтәрендә онлайн форматта уздырылды.

Җиңүчеләр арасында безнең районнан видеоролик — 1 нче санлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Ахмуков Максимның видеоролигы бар иде.

11 сыйныф укучылары арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” кышкы фестивален ачу тантанасында Ахмуков Максимны Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Җәлалов Айрат Фиркат улы бүләкләде.

Максимны котлыйбыз һәм аңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International