Гөлмиҗамал әбигә 95 яшь тулды

2014 елның 18 апреле, җомга

Югары Каракитә авылында туган, шунда яшьлеге үткән, намуслы хезмәт куйган Гөлмиҗамал әби Шәйдуллина   95   яшен   тутырды.

Дөньяның әчесен-төчесен кичергән ак әбине гомер бәйрәме белән авыл җирлеге башлыгы Рамиль Мостафин, Ульяновск шәһәренә барып, тәбрикләде.

 –Мине онытмаганнары өчен олы рәхмәтләремне белдерәм,-дип, шатлык-куанычын яшерми Гөлмиҗамал әби. Гомер буе тырыш хезмәте белән хөрмәт казанган әби  бүген дә   хәрәкәттә–бәрәкәт дип, ил-көнгә дога кылып яши.  Алар  ире–Бөек Ватан сугышы ветераны  Әсадулла абый   белән җиде  бала  үстергәннәр. Бүгенге көндә өч баласы һәм тормыш иптәше гүр ияләре.  Гөлмиҗамал әби исә Ульяновск шәһәрендә кызы Миңнур тәрбиясендә  бәхетле картлык кичерә.

 Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International