– Туфан Миңнуллин белән мин кырык ел аралашып яшәдем. Соңгы елларда бер комитетта эшләгәндә, без аеруча якын идек. Туфан Миңнуллин вафатыннан соң аның истәлеген мәңгеләштерү өчен көч куябыз. Казанда Туфан Миңнуллин урамы барлыкка килде, 12нче гимназиядә мемориаль такта һәм бүлмә ачылды, Түбән Кама татар дәүләт театрына Туфан Миңнуллин исеме бирелде. Яңа документаль фильм хатирәләрне яңарта, аның шәхесен ачарга ярдәм итә, – дип сөйләде Разил Вәлиев журналистларга.
Әлбәттә, 27 минутлык фильмга Туфан Миңнуллинның бөтен тормыш һәм иҗат юлын сыйдырып булмас иде. “Аның драматург, депутат буларак эшчәнлеге, ул оештырган һәм җитәкләгән татар ПЭН–үзәге эше белән төрле илләргә сәяхәтләребез турында да бик озак сөйләргә мөмкин. Бездә әле тагын 27 фильм төшерерлек материал бар”, – дип тә өстәде Разил Вәлиев.
Режиссер Илдар Матуров сүзләренчә, ул моннан егерме ел элек Туфан Миңнуллин турында фильм төшергән булган инде.
– Гомеренең соңгы елында мин Туфан абыйга аның турында тагын фильм төшерергә теләк барлыгын әйткән идем. Ул миңа бик озак эндәшмичә карап торды да: “Төшерерсең, Илдар, төшерерсең…”, – диде. Аның нәрсә хакында уйлаганын менә хәзер аңладым, – ди режиссер.
Фильм өстендә эш ике еллап барган. “Туфан Миңнуллинны без барыбыз да яхшы белә идек, аның шәхесен ачып бирерлек материаллар да күп, шуңа күрә документаль фильм төшергәндә аеруча җаваплылык тоеп эшләдек”, – дип ассызыклады Илдар Матуров.
Разил Вәлиев яңа фильм Казаннан соң Кама Тамагында һәм Татарстан районнарындагы татар театрларында күрсәтеләчәген хәбәр итте.