Проектны оештыручылар хәбәр иткәнчә, «Йолдызлык» фестивалендә катнашу бушлай. Район һәм шәһәрдә җиңгән балаларга икенче турга юллама ала. Казанга узган конкурсантларга махсус мастер-класслар оештырыла, яшәү-ашау чыгымнарын да фестиваль дирекциясе күтәрә.
«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестивале Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов химаясендә уздырыла.
«Созвездие» фестиваленең гала-концерты 18 апрель көнне «УНИКС» концерт залында узачак.